World News
Январь
2015

Новости за 15.01.2015

«Зәй офыклары» 

Зәй-Әлмәт юлында Kia Rio автомобиле янды

Бүген Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының “Елховнефть” нефть һәм газ табу идарәсе промбазасы янында җиңел автомобиль яну очрагы теркәлде. Kia Rio маркалы машинаның ялкынланып януы узгынчыларны шөбһәгә салды. Бәхеткә, тән җәрәхәте алучы кешеләр юк, машина гына тулысынча сафтан чыккан. Әлеге хәл буенча тикшерү, сәбәбен ачыклау бара.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр

Зәйдә кичә Искечә Яңа елны  бәйрәм иттеләр. Бәйрәм үзәк чыршы янында барды. Шунысы игътибарга лаек, Кыш бабай һәм Кар кызы зәйлеләрне татар телендә котлап, кызыклы тамаша күрсәтте. Тамаша иң яхшы бәйрәм сценарие дип табылган Мирный бистәсе, Урта һәм Сарсаз Багражлар,  Кадер,  Яңа спас мәдәният йортлары чыгышлары белән аралашып барды.

«Авыл офыклары» 

Сезнең хезмәт бәяләнми сүзләр белән...

Авылым  урамнары буйлап атлыйм. Аяк астындагы яңа яуган ап-ак карлар, минем куңелдәге  уйларны белгәндәй матур көй чыгарып шыгырдыйлар. Тирә-ягымда төзек, матур йортлар. Шулар арасында урамга каратып салынган йорт әллә кайдан аерылып тора. 

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Халыкны социаль яклау хезмәткәрләре кышкы каникулларда күпбалалы гаиләләрдә үсүче балалар өчен төрле чаралар үткәргән

 www.krasfun.ru 

Халыкны социаль яклау бүлегенең гаиләләр һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре кышкы каникулларда күпбалалы гаиләләрдә үсүче малайлар һәм кызлар өчен төрле чаралар үткәрелгән.

Бүлекчә белгечләре Кәлимуллина Римма, Гайфуллина Альмира, Насыйбуллина Алсу һәм Гайфуллина Ландыш алты көн буе балаларны төрле конкурсларда катнаштырганнар, кинога, туган якны өйрәнү музеена алып барганнар, шахмат-шашка турниры үткәргәннәр. Бу чараларда актив катнашкан өчен балаларга бүләкләр дә биргәннәр әле. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Өйләнешү, аерылышу кыйммәтләнде

Яңа елдан дәүләт пошлиналары артты. Өйләнешү 150 сумга кыйммәтрәк. Яшь парларга хәзер 200 сум урынына 350 сум түлисе була. Аерылышырга теләүчеләрнең һәрберсенә  650 сум түләргә туры киләчәк (элек –400 әр сум иде). 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Бөек Җиңү – клублар эшчәнлегендә

Зәй районы мәдәният йортларында кызыксынулар буенча клублар эшчәнлегенә игътибар зур. Клуб әгъзалары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар әзерләде. Мәдәният идарәсе методистлары  алар чыгышларын карарга урыннарга чыга.

«Авыл офыклары» 

Бу атнада Балык бистәсе районында фермерлар өчен өч көнлек укулары үтте

Парта артында белгечләр

Бу атна башында район агротехник техникум базасында хуҗалыкларның җаваплы хезмәткәрләре һәм фермерларның өч көнлек укуы үтте. 

Төрле җаваплы участокларда эшләүче хезмәткәрләр, ремонт остаханәләре көйләүчеләре, ферма мөдирләре, фермерлар һәм хезмәтне саклау и инспекторлары прпоизводство куркынычсызлыны нигезләрен тирәнтен өйрәнделәр. Республиканың агробизнес институты галимнәре һәм белгечләр алар алдында чыгыш ясады. Кыска вакытлы курсларда барысы 70 кеше белемнәрен арттырды. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсе муниципаль районындагы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәгенә белешмә өчен мөрәҗәгать итәргә була

Белешмә кирәк булса...

Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтен, шул исәптән хөкем ителү җинаять җаваплыгына тартылу яки эзәрлекләү туктатылу турында белешмәләрне күпфункцияле үзәкләрдә дә алырга мөмкин.

Балык бистәсе муниципаль районындагы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәге Шәймарданов урамы 31нче йортта урнашкан.

Фото:http://www.theprodigy.ru/contest/preview/otchet/spravka-o-sudimosti-gd…

«Авыл офыклары» 

Балык бистәдә дә ял паркы булачак

“Парк булачак, тик урынын гына сайларга кирәк”

2014 ел сизелми дә үтеп китте. Әле күптән түгел генә “Мәдәният” елына карата язма әзерләгән идем. Инде яңа 2015 ел–“Парк һәм скиверлар” елына да аяк бастык.  Бу елны нәкъ шулай дип игълан иттеләр. Быел паркларны яшелләндерәчәкләр, ял итү урыннарын ясаячаклар. Әлеге планнарны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан бер миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан республикасы минсторй башлыгы Ирек Фәйзуллин шул турыда әйтте:

–Язгы  эшләр башланганчы документларны әзерләп... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Юл һәлакәтендә бер кыз умыртка баганасын сындырган

Бу хәл Казанның бер урамында була.

ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ВАЗ 111930 машинасы шоферы юл белән идарә итә алмыйча рейслы автобуска бәрелә һәм Opel Astra машинасына очып керә. ВАЗ машинасында булган шофер һәм пассажир кыз каты имгәнүләр ала. 

«Заман сулышы» 

Лениногорскида бер машинага ут капкан

14 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә шәһәребезнең Промышленная урамында йөреп барганда җиңел машина яна башлый. Автомобиль белән идарә итүче ир-ат төтен исен сизеп, машинасын туктата, ә бераздан ялкын күренә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре машинаны  тулысынча чорнап алган була. Хәзерге вакытта аның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә бүлек инспекторлары. 

«Зәй офыклары» 

Зәйдә пиротехника кулланып, зыян күрүчеләр булды

Зәй эчке эшләр бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре чорында пиротехник чаралардан дөрес файдаланмау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булуын хәбәр итә. Балалар бәйрәме үткәргән вакытта 2007 елгы баланың сул як яңагына, күзенә зыян килә. Пешүне табиблар 1, 2нче дәрәҗә дип бәяли. Әлеге хәл ата-ана күз алдында балаларга пиротехник җайланма биреп, саклык чаралары турында кисәтмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ә менә Яңа елны каршылау кичендә 1977 елгы ир-егет алкоголь кулланган хәлдә... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Исеме җисеменә тиң китап

Бу көннәрдә мәгариф ветераны, җирле шагыйрә, Зәй инвалидлар жәмгыятенең актив әгъзасы Әнисә Шәфиеваның “Жан авазы” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Ул Татарстан Республикасы сукырлар китапханәсендә басылды. Аның сукырлар укый алырлык итеп Брайл шрифты белән эшләнгән варианты да булачак. Якташыбызның шигърияте авторның үзе турында, туган як, мәхәббәт темаларын үз эченә алды. Тиздән әлеге басма шигърият сөючеләргә Зәй үзәк китапханәсендә тәкъдим ителәчәк.

«Зәй офыклары» 

Аксарда - нәниләр өчен бәйрәм (фотолар)

Кичә Аксар клубында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Аны клуб хезмәткәрләре оештырдыБалалар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр өләште. Балаларның сөенече чиксез булды.