World News

БДИ буенча кайнар линия ачыла

Татарстанда 2015 елгы бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы сораулар өчен кайнар линия эшләячәк.

БДИ тапшырырга тиешле укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылары республика Мәгариф министрлыгына имтихан тапшыруга кагылышлы бөтен сорауларын бирә алалар. Шулай ук имтихандагы хилафлыклар турында да хәбәр итәргә була.

Сораулар бирү өчен телефон (843) 294-95-62. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 9 дан 18 сәгатькә кадәр эшли.

Читайте на сайте