1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме артты
rss.vipadvert.net1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 5965 сум тәшкил итә.
Район башкарма комитетында хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорау бирү өчен “кайнар линия” – 21-7-36, 21-5-21 телефоннары эшли. Кемнедер эшкә рәсми хезмәт килешүе төземичә генә алганнар яисә хезмәт хакы хәзерге вакытта гамәлдә булган минималь күләмнән –5965 сумнан – кимрәк икән, “кайнар линия”гә шылтыратып зарын җиткерә ала.