World News
Январь
2015

Новости за 20.01.2015

«Зәй офыклары» 

Быел БДИ тапшыручыларны үзгәрешләр көтә

Быелгы уку елы азагында БДИ тапшырачак укучылар өчен, имтихан материаллары җавап вариантлары булган “А” пункты биремнәре төшереп калдырыла, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы. Бу - тест формасында имтиханнар бетерелә дигән сүз. Тагын бер үзгәреш математика фәненә кагыла: математика буенча имтихан ике өлештән торачак: - төп һәм профильле, ягъни һөнәрен математика юнәлеше буенча дәвам итәргә теләүчеләргә профильле биремнәр тәкъдим ителә.

«Әлмәт таңнары» 

Яшьләр бистәсендә мунча янды

Яшьләр бистәсендәге Дорожная урамында кичә шәхси мунча яна. 

Бу хакта хәбәр кичке якта 4 туларга 2 минутта була. 8 минут эчендә янгынның юлын бүләргә, бераздан аны сүндерүгә ирешәләр.   Ут 18 кв.м мәйданга зыян сала.    

«Зәй офыклары» 

Зәйдә киләсе уку елына әзерлек башланды

Зәйнең 4 нче мәктәбендә инде хәзердән үк алдагы уку елына әзерлек эшләрен башладылар. 29 нчы гыйнварь көнне кичке сәгать 6 да булачак беренче сыйныф укучылары ата-аналары өчен аңлатма мәгълүмат бирү максатында җыелыш оештырыла. Биредә ата-аналар хәзердән үк балаларны укуга әзерләү өчен кирәкле юнәлеш белән танышачак.

«Зәй офыклары» 

Зәйнең «Яшьлек» командасы - III урында

Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы республика ярышларының төбәкара туры узды. Анда Җәлил, Азнакай, Зәй, Актаныш, Бөгелмә командалары яшь хоккейчылары көч сынашты. Зәйнең «Яшьлек» командасы III урын алды.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр арта

Зәйдә чаңгы спорты популярлаша. Яңа шәһәр урман буендагы яктыртылган чаңгы трассасы янында чаңгы комплексы ачарга ниятлиләр. Комплекста чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге, киенү-чишенү урыннары, чаңгы юлларын ясау өчен карергыч техникасы да булачак. Бу көннәрдә әлеге комплекска җиһазлар кайтартылып, аны монтажлау эшләре бара.

«Әлки хәбәрләре» 

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме артты

 rss.vipadvert.net 

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 5965 сум тәшкил итә.

Район башкарма комитетында хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорау бирү өчен “кайнар линия” – 21-7-36, 21-5-21 телефоннары эшли. Кемнедер эшкә рәсми хезмәт килешүе төземичә генә алганнар яисә хезмәт хакы хәзерге вакытта гамәлдә булган минималь күләмнән –5965 сумнан – кимрәк икән, “кайнар линия”гә шылтыратып зарын җиткерә ала.

«Заман сулышы» 

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегенә йомгак ясалды

Лениногорск эчке эшләр бүлеге узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. Шуңардан кайбер мөһим фактлар.  Хокук сакчыларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, обрез кулланып, кибетләрне талау җинаятьләре ачылган. Шулай ук шәһәрдәге төсле металл җыю предприятиесе территориясендә үтерелгән каравылчы буенча кузгатылган җинаять эше дә кыска вакыт эчендә ачыла. Узган елның декабрь башында шәһәрдә яшәүче берәүдән ачыктан-ачык зур суммада акчасын урлау буенча кузгатылган җинаять эшенә дә нокта куелган. Олы... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Югары Шепкә үзешчәннәре актив

Зәй районы Югары Шепкә мәдәният йорты үзешчәннәренең “ТНВ” каналында “Аулак өй” тапшыруында катнашуы турында хәбәр иткән идек. Иҗат коллективы хәзер район авылында мәдәният йортларында һәм районнан читтә, чыгышлар ясый.

«Әлки хәбәрләре» 

Бу ел башыннан ЮХИДИ тармагында да дәүләт пошлиналары күләме артты

 house-control.org.ua 

Бу ел башыннан ЮХИДИ тармагында да дәүләт пошлиналары күләме артты.

Әйтик, машинаны теркәү номерын алыр өчен моңа кадәр 1500 сум түләргә кирәк булса, быел ул 2000 сумга җитте. Теркәү турындагы таныклык алу өчен хәзер 500 сум (300 сум иде), транспорт чарасының паспортына үзгәрешләр кертү өчен 350 сум (200 сум иде) түлисе. Автомобильнең паспортын алу хәзер 800 сум тора. Шулай итеп, бүген автомобильне теркәтеп паспортын алу өчен 3300 сум пошлина түләргә кирәк булачак. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә халык җыеннары башланды (фотолар)

Кичә Зәйдә район җитәкчеләренең халык белән очрашып, җирлекләрдәге проблемалардан хәбәрдар булып, көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган  мәсьәләләрне хәл итүне күздә  тоткан халык җыеннары башланды. Аның беренчеләре, Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Җыен башланыр алдыннан халыкны шәхси сораулары белән район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре кабул итте. Башка елдан үзгә буларак, җыеннарга мәшгульлек үзәге мобиль офис белән чыгып... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә айныткычка 646 кеше китерелгән

Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева белдерүенчә, эчүчелеккә башын салучыларның арта баруы криминаль хәлгә тәэсир итә. Үткән ел районда алкоголь кулланган хәлдә хокук бозулар 31,4 процентка үскән. Бер ел эчендә айныткычка китерелгәннәр саны гына да 646ны тәшкил итә. Алкоголь кулланучыларны чикләү өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан читтән керүче очсызлы спиртлы эчемлекләрне әйләнештән алуга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытка Казахстаннан кергән 1 мең 365 литр аракы әйләнештән алынды... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә янгында бер хатын-кыз үлде

Бүген Зәйнең күпкатлы йортындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр төнге сәгать бер туларга 20 минутта алына. Янгын сүндерү хезмәте тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җиткәндә, фатир бүлмәләрен ут камап алган, янгынның күрше фатирларга да күчү куркынычы туган була. Бүлмәдәге янган әйберләрне карау барышында янгынчылар фатир хуҗасы мәетенә тап була. Янгын чыгуның төп сәбәбе фатир хуҗасының тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүе дип фаразлана.                           ... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә янгында бер хатын-кыз үлде

Бүген Зәйнең күпкатлы йортындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр төнге сәгать бер туларга 20 минутта алына. Янгын сүндерү хезмәте тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җиткәндә, фатир бүлмәләрен ут камап алган, янгынның күрше фатирларга да күчү куркынычы туган була. Бүлмәдәге янган әйберләрне карау барышында янгынчылар фатир хуҗасы мәетенә тап була. Янгын чыгуның төп сәбәбе фатир хуҗасының тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүе дип фаразлана.