Әлмәтлеләрнең машиналарына җәнлекләр оялаган
“Вконтакте” социаль челтәрендә әлмәтлеләрнең кызыклы гына хәбәр-мөрәҗәгатьләре пәйда булган. Алар барлык машина шоферларына игътибарлырак булырга кушкан.
Баксаң, салкыннар җитү белән бик күп мәчеләр һәм башка җәнлекләр машина капотлары эченә, мотор өстенә менеп җылына икән. Тәгәрмәч өстенә – ышык урынга оялаучылары да табыла ди. Җәнлекләр шул рәвешле интегеп үләләр дә икән. Кызыклы фотосурәтләр дә куелган әлеге яңалыкта.