World News
Январь
2015

Новости за 22.01.2015

«Зәй офыклары» 

Методистлар урыннарга чыга

Зәй үзәк китапханәсе методистлары бу көннәрдә Әдәбият һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эш барышы белән танышу максатыннан, урыннарга чыгып, тикшерүләр үткәрә. Алар Сармашбаш, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Яңа Спас, Урсай, Ал. Бистәсендә булып, эш барышы белән танышып кайттылар. Урыннарга чыгулар дәвам итә.

NRK.no 

Valg i Nigeria

16. februar er det presidentvalg i Nigeria som er Afrikas mest folkerike land med 190 millioner innbyggere. Nesten halvparten av dem lever i ekstrem fattigdom. Muhammadu Buhari ble valgt til president i 2015 på et løfte om å bekjempe korrupsjon.

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районында беренче җыен Иске Алпар авыл җирлегендә узды (ФОТО)

Бу атнада районда авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннар шул җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын белешү, проблемаларны уртага салып хәл итү максатында оештырыла.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Фән олимпиадаларында зәйлеләр уңышлы чыгыш ясый

Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында Зәй укучылары уңышлы гына старт алды. Бу көннәрдә физикадан 6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Кирилл Нифатов җиңү яулады. 4нче мәктәпнең Х сыйныф укучысы Кирилл Лукин әлеге фән буенча призер булды. Без яшь зәйлеләргә фән үрләрен яулауда алга таба да уңышлар телибез.

«Әлки хәбәрләре» 

Статистика хезмәткәрләре 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар җыялар

 chays.mypage.ru 

Дәүләт статистикасының райондагы бүлеге бу көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә.

Бүлектә ике генә кеше эшли, әмма аларның статистиканың 115 формасы буенча район предприятие, оешма, учреждениеләреннән, хуҗалыклардан, эшмәкәрләрдән отчет җыясы бар. Әле бит һәр форма буенча 10-20, аннан да күбрәк юридик заттан мәгълүматны алып, рәсмиләштерергә кирәк. Шуңа да статистика бүлегендә бүген киеренке эш бара.

«Заман сулышы» 

Лениногорскилы мошенникка 85 мең сум акча күчергән

Кырык сигез яшьлек бер ир алдарга 85 мең сум акчасын күчергән.  Иргә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган берәү картасының заблокировать ителүе һәм акчасын банкомат аша башка счетка күчерелергә тиешлеген хәбәр итә. Телефон аша счет номерын да әйтеп яздыралар. Ир кеше озак уйлап тормый, акчасын күчереп тә куя. Бераздан гына алданганын аңлап, полициягә хәбәр итә. 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

“Ялта-Зәй” Татарстанның яшь чаңгыларның җыйды

“Ялта-Зәй” чаңгы базасында Татарстан Республикасы  укучыларының X  республика спартакиадасы башланды. Анда республиканың яшь чаңгычылары көч сынаша. Зәй данын “Чаңгычы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгычылары яклый. Яшь спортчылар бүген үзләрен классик стильдә сыный. Алдагы көннәрдә узышлар спринт һәм ирекле стилдә узачак.

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсе районында Түбән Тегермәнлек авылында йөрәк җылысын кызганмаган изге кешеләр яши

Бала - бәгырь җимеше. Әнә шул кадерле затны тудырып, аны сәламәт акыллы, җәмгыятькә яраклы, миһербанлы, шәфкатьле итеп үстерү ата-ананың изге бурычы. Үз балаларын үстереп, чит-ятлар ташлап калдырган ятим балаларга әти-әни назы, йөрәк җылысын кызганмаган изге кешеләр яши Түбән Тегермәнлек авылында. 

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районында яңа судья эшли башлады

 vk.com 

Россия Президенты Указы белән Илнар Нуриәхмәтов Әлки районы судьясы итеп билгеләнде.

Ул үз вазыйфаларын башкаруга кереште дә инде. Нуриәхмәтов Илнар Фисхәт улына 32 яшь. Ул Актаныш районында туып үскән. 2007 елда икһтисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, Казанның Авиотөзелеш районы суд участогында, аннары Татарстан Юстиция министрлыгында төрле вазыйфаларда, 2011-12 елларда адвокатлар коллегиясендә эшләгән. Аңа Татарстан Республикасының 2 нче класслы дәүләт юстиция советнигы чины бирелгән. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Лениногорскилы Роман Трофимов кышкы Универсиадада катнашачак

Словакия илендә узачак кышкы Универсиадада безнең шәһәрдән 25 яшьлек спортчы Роман Трофимов катнашачак.  Аның инде моңарчы Универсиадаларда катнашканы булган. 2013 елның декабрендә Италиянең Трентино таудан чаңгыда шуу үзәгендә үткән Бөтендөнья кышкы уеннарда һәм трамплиннан чаңгыда сикерү буенча команда ярышларында катнашып көмеш медаль яулаган иде. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Хәзер "Роспотребнадзор" алдан хәбәр итмичә дә рестораннар, кибетләр, азык-төлек предприятиеләрендә тикшерү үткәрә ала

“Фальсификацияләнгән һәм сыйфатсыз дарулар әйләнешенә каршы тору, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелүе турында ишеткән идек. Ул кайчан үз көченә керә?

Читать дальше...

NRK.no 

Helse og kosthold

Forbruket av rødt kjøtt og sukker må halveres, og vi må spise dobbelt så mye nøtter, frukt, grønnsaker og belgfrukter. Det er hovedpunktene i en ny rapport om mathelse fra Gunhild Stordalens EAT-Lancet Commission.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә “Студентлар десанты” волейбол ярышлары белән үтә

Халык дружиналары эшчәнлеген популярлаштыру, моңа югары һәм урта уку йортлары студентларын җәлеп итү максатында илкүләм “Студентлар десанты” акциясе бара. Аның кысаларында Зәй политехник колледжы спорт залында җирле “Форпост” оешмасы әгъзалары белән колледж студентлары арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу үтә. Биредә үк шәһәр урамнарындагы тәртип сагын саклауга яшьләр керткән өлеш турында да сөйләшү булачак.

«Зәй офыклары» 

“Зәйпотребсоюз” җәмгыятенең еллык товар әйләнеше 86 миллион сум тәшкил иткән (фотолар)

Зәйдә оешма, предприятиеләрдә хисап җыелышлары башланды. Беренчеләрдән булып узган елдагы эшчәнлеккә “Зәйпотребсоюз” кулланучылар җәмгыяте йомгак ясады. Җыелышта “Татпотребсоз” идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Мәдәни чараларда – Бөек Җиңү (фотолар)

Зәй район-шәһәр мәдәният йортларында кызыксыну буенча клубларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төрле чаралар үтә. Андый чаралар сугыш ветераннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашында Кадер, Әхмәт, Бура-Киртә, Түбән Биш, Куш-Елга, Дүрт-Мунча, Аксар, Шепкә, Имәнлебаш, Югары һәм Урта Баграж, Мәлем, Сармашбаш авылларында узды. Алар башка мәдәният йортларында да оештырылачак. Шунысы игътибарга лаек, чараларда тыл ветераннары актив катнаша, хәтер-хатирәләрен барлап, аларны яшь буынга җиткерә. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар линия

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар линия ачты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Эшкә урнашкан вакытта хезмәт кенәгәсен тутырмау, "соры" яки минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк эш хакы тәкъдим итү белән очрашкан кешеләр (843)557-21-13, (843)557-21-12 телефоннары буенча кайнар линиягә шалтырата ала.  

Читать дальше...