World News

Лениногорскилы мошенникка 85 мең сум акча күчергән

Кырык сигез яшьлек бер ир алдарга 85 мең сум акчасын күчергән. 
Иргә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган берәү картасының заблокировать ителүе һәм акчасын банкомат аша башка счетка күчерелергә тиешлеген хәбәр итә. Телефон аша счет номерын да әйтеп яздыралар. Ир кеше озак уйлап тормый, акчасын күчереп тә куя. Бераздан гына алданганын аңлап, полициягә хәбәр итә. 
 
Сак булыгыз:
–таныш түгел затлардан килгән теләсә-кайсы мәгълүматны тикшерегез;
 
–күршеләрегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез;
 
–аз гына шикләнсәгез дә полициягә шалтыратыгыз.
 
Алдар кулына эләксәгез, тиз арада 02, 2–72–20 буенча шалтыратыгыз.

Читайте на сайте