World News

Лениногорскилы Роман Трофимов кышкы Универсиадада катнашачак

Словакия илендә узачак кышкы Универсиадада безнең шәһәрдән 25 яшьлек спортчы Роман Трофимов катнашачак. 
Аның инде моңарчы Универсиадаларда катнашканы булган. 2013 елның декабрендә Италиянең Трентино таудан чаңгыда шуу үзәгендә үткән Бөтендөнья кышкы уеннарда һәм трамплиннан чаңгыда сикерү буенча команда ярышларында катнашып көмеш медаль яулаган иде. 
 
Быелгы кышкы Универсиада 24 гыйнварда башлана. Якташыбызга уңышлар телибез! 

Читайте на сайте