World News

Әлмәтнең “Иң сөйкемле пар”ын эзлибез

“Әлмәт таңнары” газетасы яңа бәйге игълан итә. 14 февраль - Изге Вәли көне уңаеннан Әлмәтнең иң сөйкемле  парын эзләргә булдык.

Еш кына ир белән хатынга яки кыз белән егеткә карыйбыз да, чиләгенә күрә капкачы дип куябыз. Һичшиксез, безнең арада да матур, бер-берсенә туры килгән парлар бар.

Бәйгедә катнашу өчен парлашып төшкән фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 24 гыйнвардан кабул итә башлыйбыз. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына “Иң сөйкемле пар” бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 30 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 февральдә игълан итәчәкбез. 

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган пар җиңүче дип табыла һәм аларга романтик бүләк тапшырылачак. Әлеге пар турында “Әлмәт таңнары” сайтына да язып чыгачакбыз. Димәк, сез безнең конкурста катнашып үзегезне дә таныта алачаксыз. Фотоларны безгә юлларга ашыгыгыз!

“Иң сөйкемле пар” бәйгесе “Әлмәт таңнары” газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Читайте на сайте