World News
Январь
2015

Новости за 23.01.2015

«Әлмәт таңнары» 

Ни хәлең бар, студент?

Студентлар көне уңаеннан "Әлмәт таңнары" журналисты 50 елга якын тарихы булган Әлмәт политехник техникумында бер көн студент булып карыйсы итте...

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Хуш, Мәдәният елы, исәнме, Әдәбият елы

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты китапханә белән берлекттә “Әдәбият елы: традицияләрне саклап, яңалык эзлибез” дип аталган әдәби кичә үткәрелдеү ул Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында оештырылды. Болар чыгыш ясау өчен яраткан язучылар, әдәби геройлар турында докладлар әзерләде. Кичә өчен һәр чор кешеләре яраткан язучы Аркадий Гайдар иҗаты турында күргәзмә оештырылды, ди кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты,

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

1 февральдән пенсияләрнең иминиятләштерү өлеше арта

 www.marketgid.com 

Быелның 1 февраленнән  пенсияләрнең иминиятләштерү өлеше арта.

Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә,  бездәге 6442 пенсионерның 5732 сенең февраль пенсиясе артып киләчәк. Пенсияләргә өстәмә 11,4 процент тәшкил итә. Арту картлык буенча (4812 кешегә), инвалидлык буенча (647 кешегә), туендыручыны югалту уңаеннан (266 кешегә) түләнә торган пенсияләргә кагыла.

Ә 1 апрельдән социаль пенсияләрнең һәм бер тапкыр бирелә торган  түләүләрнең артуы көтелә. Читать дальше...

Радыё Свабода 

Класкоўскі: ЭГУ ідзе ня ў той бок, адрываецца ад беларускай праблематыкі

«Ад выбараў новага рэктара будзе залежаць лёс вось гэтай установы, на якую ўскладаліся такія вялікія надзеі ў сэнсе гартаваньня кадраў для краіны, для яе будучыні, для яе пэрспэктывы. На сёньняшні дзень ЭГУ, мяркую, гэтай задачы не выконвае»

«Зәй офыклары» 

Зәйдән Җәлил призер булды

Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы рус теле буенча нәтиҗәләр билгеле. Зәй районы данын яклаган 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Җәлил Константинов призер булды. Җәлил - алдагы елларда да фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясавы белән билгеле укучы. Быел ул отличниклар “Чыршы бәйрәм”ендә район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан акчалата бүләктә алды. Алга таба да аңа уңышлар телибез.

«Әлки хәбәрләре» 

Ринатны Үргәгар халкы 31 декабрьдә салкын җиргә иңдерде

…Яңа ел ишек шакырга берничә сәгать кала телефон чыбыклары буйлап йөгереп кайгылы хәбәр килеп җитте. Туйбикәнең армиядәге малае үлгән! Бәйрәм сөенече тулы бу минутларда күңел әлеге хәбәрне кабул итәр хәлдә түгел иде, аңышып җитмәгән килеш аны җиткерүчене шелтәләп ташладым. Аннары акрынлап аңга барып җитте: әй Аллам, ялгыз канат кагып гомер итүче Туйбикә мондый хәсрәтне ничек кичерер?!

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

“Лениногорскнфть” идарәсенең еллык конференциясе үтте

Шушы көннәрдә “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәт коллективының 2014 елгы эш йомгаклары буенча конференция үтте. Анда “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин катнашты. 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә “ Йолдызлык - 2015”кә әзерлек башланды

Зәйдә “Созвездие”-“Йолдызлык 2015” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең фестиваленә әзерлек башланды. Бүген мәдәният идарәсе тарафыннан тупланган худсовет “Энергетик” Мәдәният сараенда фестивальдә катнашырга теләүче балалар чыгышларын карап, сайлап алу этабын оештыра. Район данын яклардай иң яхшы чыгышлар өчен җирле бюджет хисабынна сәхнә киемнәре тектерү мәсьәләсе дә биредә хәл ителәчәк. Фестивальнең төбәк турын быел Түбән Камада оештыру планлаштырылган. Ул 3-4 мартта булыр дип көтелә.

«Әлмәт таңнары» 

Табиблар грипп эпидемиясе вакытында күбрәк телевизор карарга куша. Ни өчен?

Телевизион тапшыруларга рейтинг үткәреп, тикшерүчеләр грипп эпидемиясе вакытында кешеләрнең күпме вакытларын өйдә үткәрүләрен бәяләгәннәр һәм моның авыруның кимүенә ничек йогынты ясавын ачыклаганнар.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Күршедә йорт янганны күреп йөрәге тоткан

Бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 74 яшьлек хуҗа хатынны коткаралар һәм түбәне сүндерергә керешәләр. Ә бу вакытта янгынны күрүдән күршедә яшәүче өлкән яшьтәге ханымның йөрәге тота. МЧС хезмәткәрләре аңа беренче ярдәм күрсәтә, аңына китерә һәм килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы кулына тапшыра. Әмма ханымның гомерен саклап калу мөмкин булмый.

Алдан фаразлау буенча, Яшел Үзәндәге янгын йорт түбәсендәге электр үткәргечләрдә кыска ялганыштан чыккан. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Телефон югалтып, банк картасыннан акчасыз да калган

Слесарь булып эшләүче 26 яшьлек егет урамда кемдер төшереп калдырган кесә телефоны таба. Андагы адресларда һәм телефон номерларында казынып утырганда ул банк картасы шифрын күреп ала.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәтнең ике газета редакторларына штраф салынды

Әлмәт шәһәренең мировой суды телетапшырулар программасында тиешле классификациядәге мәгълүмати продукция билгесе булмаган өчен Әлмәттә чыгып килә торган «Витрина inform» һәм «СВами» газеталары баш редакторларын җавапка тартты.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Магдалина РЫЖКОВА)

Исерекне хайван  да яратмый

Газетада  кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны укыдым да, үзем дә  балачак хатирәләреннән бер хикәят язып җибәрергә уйладым.

Безгә  күршеләребез – апалы-сеңелле Нина әби белән Аня әби кереп йөриләр иде. Ни кызганыч, алар инде хәзер арабызда юк. Әмма Нина әби сөйләгән хәл һаман күңелдә саклана.

Күршеләребез бик күп терлек асрыйлар иде. Хуҗалыкларында гаиләне "туендыручы" – сыер да, сарыклар, зур тәкә дә, кош-корт та бар иде. Берсендә... Читать дальше...

Libertaddigital 

Carmen Jara, nuestro suspiro de España

Los oyentes de EsRadio saben del lujo que fue contar con Carmen Jara como colaboradora del espacio "Es la mañana de Federico". Esta es una selección de imágenes del archivo personal de nuestra estrella. | El desván de Alaska

«Зәй офыклары» 

«Ялта-Зәй”дә беренче җиңүчеләр ачыкланды (фотолар)

“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан укучыларының Х спартакиадасы бара. Анда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200дән артык яшь чаңгычы осталыкларын күрсәтә. Ярышларның беренче көнендә чаңгычылар классик стильдә узыштылар (малайлар – 10, кызлар 5 километр арада). Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр арасында Зәй егете Дмитрий Бортных та бар. Ул бу төр узышта II урынны яулады. Гомум нәтиҗәләр буенча Зәй командасы әлегә бишенче урында. Безнең команда дүрт егет һәм дүрт кыздан тора. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй укучылары шигырь уку бәйгесендә катнаша

ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештырды. Бәйге  укучыларның  совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыштагы балалар турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт. Ул район, төбәк, республика этапларыннан тора.  Әлеге уңайдан Зәй үзәк китапханәсенә бәйгедә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Район этабында... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Һава торышының кинәт үзгәрүе үлемгә китергән

Чаллыда урам уртасында яткан 58 яшьлек бер хатынга тап булалар.

Аңын югалтып егылган хатын  аны табып алганда инде үлгән булган. Баксаң, эшеннән кайтып барган җиреннән ул кинәт кенә йөрәге тотып аңын югалта һәм үлә.  

Шулай ук, 53 яшьлек бер хатын да йөрәге тотып үлгән. Фатирында аны туганы табып алган.

Табиблар әлеге очракларның һава торышының үзгәреп торуы белән аңлаталар.