World News

60 миллион сум урлаган инкассатор һәм аның ярдәмчесе эзләнә

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы  тумышы белән  Ростов өлкәсе Сальск шәһәреннән бүген Яшел үзән шәһәрендә яшәүче  28 яшьлек Илья Кострубинны  эзли. Оператив мәгълүматлар буенча ул инкассатор Игорь Богаченконың ярдәмчесе булган дип фаразлана. Ә Игорь Богаченко 23 гыйнварь көнне табель коралыннан хезмәттәшенең аягына атып,  60 миллион сум белән  инкассатор машинасын куып алып китүдә гаепләнә. Полиция хезмәткәрләре инкассатор машинасын һәм анда калдырылган 4 миллион сум акчаны табып алган. Әлеге җинаять буенча эше кузгатылды, аны ачуны эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алды. “Сбербанк” акча урлап качучыларның кайда булуын әйтүчеләргә бүләккәбер миллион сум акча вәгъдә итә. Богаченко  белән Кострубинда корал бар, шунлыктан алардан сак булу сорала. Ә хәбәрләрне 02, 052 , 8(843) 291-40-39,  291-40-42 телефоннары аша җиткерергә мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Читайте на сайте