Нуретдин Җамалиев: Һөнәри осталыгы, гаделлеге аңа һәрвакыт дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә
Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Кирәк булса итәгатьле генә итеп акыллы киңәшләрен дә бирә ул. Илдә һәм дөньяда булган барлык вакыйгалар белән хәбәрдар булырга тырышып яши. Хәлләре, сәламәтлекләре белән кызыксынмыйча күршеләре, танышлары яныннан узып китми. Янәшәдә Нуретдин Кыям улы Җамалиев кебек игелекле кешеләр булса дөнья тагын да матуррак булыр иде әлбәттә.
Аның әтисе Кыям абый тыл ветераны, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнгән, калай эшенә оста булган. Әнисе Нурсанә 14 яшеннән колхоз эшенә чыга. Ире белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Бик дус, берсен-берсе хөрмәт итеп яшиләр. Бу гаиләне авылда да бик хөрмәт итәләр. Быел Нурсанә апага 88 яшь тулды.
Нуретдин Кыям улы мәктәпне 5ле билгеләренә генә тәмамлый һәм укуын авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. Туган авылы Биектауда мәхәббәте–Рәмзиясен очрата. Армиядән соң өйләнешеп туй итәләр. Юллама буенча “Масловка” совхозына кайта, соңрак авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә. “Сельхозтехника” җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм озак еллар милиция органнарында, икътисади җинаятьләр буенча бүлектә хезмәт итә. Балык бистәсе район судында 2000 елдан админстратор булып эшли, бер елдан соң җәмәгать судьясы булып сайлана. 2005 елдан федераль судья итеп билгеләнә.
Тормыш иптәше Рәмзия Әхмәтвәлиевна белән менә 39 ел инде мәхәббәттә аңлашып яши алар. Хатыны озак еллар Балык бистәсе пенсия фондында эшләп лаеклы ялга чыкты. Кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Алар һәрвакыт бер-берсен хөрмәт итүче ата-аналарның үрнәген күреп үстеләр. Хәзер аларның үз гаиләләре бар инде. Эдуард әтисе юлыннан китте–Казан дәүләт университетын тәмамлады, хәзер Казан шәһәрендә прокурор булып эшли. Эльвира икътисади белем алды, эре фирмада финанс бүлеге директоры урынбасары булып хезмәт куя.
Нуретдин менә дигән итеп баянда уйный. Столярлык, калайдан кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнә. Улы белән бергәләп йорт салганнар, хатыны белән бакча, анда виноград, җир җиләге гөрләп уңа. Кыш көне чаңгыда йөрергә яраталар.
Гыйнвар аенда Нуретдин Җамалиевка 65 яшь тулды. Ул үз-үзенә, әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчән, кирәк вакытта кырыс та. Һөнәре буенча судьяга төрле язмышлар, бәхәсле тормыш ситуацияләре, каршылыклы мәсьәләләр белән очрашырга туры килә. Аларның барысын да закон һәм намус кушканчы хәл итәргә кирәк. Һөнәри осталыгы, гаделлеге аңа һәрвакыт дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә.
Ул һәрвакыт кешеләргә хөрмәт, игътибар белән карый. Бәхетле кеше ул. Аның яраткан балалары, оныгы, якыннары бар. Күп еллык тәҗрибәсе, белеме белән теләп уртаклаша.
Көндәлек тормышында сәламәтлек һәм иминлек, эшендә уңышлар юлдаш булуын телибез.
Татьяна Валеева.
Фото redrs@mail.ruдан алынды.