World News
Январь
2015

Новости за 27.01.2015

«Авыл офыклары» 

7 нче февраль көнне Балык бистәсе районында чаңгы буенча ярыш узачак

7 нче февраль көнне район үзәгендә “Татарстан чаңгы юллары–2015” республика массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелә.Бәйге Чулман елгасы өстенә салынган чаңгы юлында уздырылачак. Теркәү 10.00 сәгатьтә, ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

“Сатлыган авылы тарихы” дигән саллы китап “табадан” төште

Китап.. Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуп- чуар кәгазь. 

Ә чынлыкта, китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган да куйган. Аларның күбесе беренче мәртәбә дөнья күрә.Нәкъ менә шушы көннәрдә генә беренче тапкыр “Сатлыган авылы тарихы” дигән саллы китап “табадан” төште.

2014 елның май ае. Авылыбызда : “Казаннан тарихчы килгән , ул Сатлыгын авылы турында китап икән чыгара” –дигән сүзләр йөри башлады. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Яңа закон кайбер үзгәрешләр кертте

Социаль яклау бүлегенең төп эшчәнлеге ташламалар, пособиеләр, компенсацияләр бирү юлы белән халыкның билгеле категорияләренә ярдәм итүдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Узган ел бүлек елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләде? Сүзебез бүлек җитәкчесе Эльмира Хуҗина белән шул хакта.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Бөгелмәдә әнисе белән кечкенә кызы газга агуланган

Кичә, 26 гыйнварда, Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә газга агуланган 1976 елгы әни кеше белән аның 2011 елгы кызы китерелә. Алар биш катлы йорттагы фатирда яшәгән. Бу турыда “Интертат” хәбәр итә.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Шушы көнннәрдә Балык бистәсе районы Ямаш авылында “Аулак өй–аулак чәй” дигән кичә булды (ФОТО)

"Аулак өй–аулак чәй”

Анда утыздан артык хатын-кыз  оекбаш, шәл, өчпочмаклы яулык бәйләп, җырлап күңел ачтылар.  Ял итеп алган арада ике командага бүленеп ярыштылар да. Элеккеге гореф-гадәт буенча уклау тәгәрәтү уенын үткәрделәр. Дуслык һәм Ялкын командалары берсе дә сынатырга теләмәде, үткен дә, тапкыр да булып чыкты алар.

Газетабызның алдагы саннарында бу хакта тулырак язманы укый алырсыз.

Гөлназ Зарипова.

Фото авторныкы..

«Әлмәт таңнары» 

Татарстан гүзәлен сайладык

Кичә “Татарстан гүзәле-2015” матурлык конкурсы узды.

Анда 18 яшьлек Виктория Романова җиңүче дип табылды. “Казан гүзәле ” номинациясендә Камилла Җәләлиева җиңүче булды. Әлеге конкурс инде 17 ел рәттән уздырыла.

«Әлмәт таңнары» 

Татарстанда 3 яшьлек бала газ исенә агуланган

Әлеге вакыйга Бөгелмәдә була.

39 яшьлек хатын һәм аның 3 яшьлек кызы үзләренең фатирларында газ исенә агуланганнар. Әлеге ис газ колонкасының төзексезлеге аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Агуланучыларны сырхауханәгә озатканнар

«Әлмәт таңнары» 

Кичү авылында янгын чыккан

Кичә Әлмәт районы Кичү авылында төзелеш вагонында янгын чыга.

18 квадрат метр мәйданны биләгән янгынны тиз арада сүндерәләр. Җылыту миченең дөрес урнашмавы әлеге янгынга сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

«Әлки хәбәрләре» 

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр

 gov.cap.ru 

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә якташлары, күренекле шагыйрь Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Башта 5-7  нче сыйныф укучылары шагыйрь музеенда булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы лекция тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Музей директоры Олег Мурзин укучылар арасында викторина үткәрде, җиңүчеләрне бүләкләде.

Аннары мәктәпнең барлык укучылары катнашында “Хузангай-фронтовик шагыйрь” дигән чара үткәрелде. Анда катнашучылар... Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылыннан Хановлар гаиләсенең Зәнгәр сапфир туйлары

Иртәнге чәйгә хәзерләнеп, кыштыр-кыштыр почмак тирәсендә йөргән Хөснелбанат әби түр якта телевизордан концерт карап утыручы картына дәште:–Карале, кичә телефоннан балалар кайтырбыз дигәннәр иде бит, кузгаласынмы әллә инде? Чәй эчеп алыйк.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Нуретдин Җамалиев: Һөнәри осталыгы, гаделлеге аңа һәрвакыт дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә

Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Кирәк булса итәгатьле генә итеп акыллы киңәшләрен дә бирә ул. Илдә һәм дөньяда булган барлык вакыйгалар белән хәбәрдар булырга тырышып яши. Хәлләре, сәламәтлекләре белән кызыксынмыйча күршеләре, танышлары яныннан узып китми. Янәшәдә Нуретдин Кыям улы Җамалиев кебек игелекле кешеләр булса дөнья тагын да матуррак булыр иде әлбәттә.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй делегациясе дә катнаша

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  катнашында республика кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан башкарылган узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагысына планнар билгеләү уңаеннан җыелыш үтә. Татарстанда авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне көнкүреш товарлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгында җитештерелгән чималларны җыйнауга җитди игътибар бирелә. Үткән ел авылларга йөреп көндәлек товарлар сатуны оештыру өчен республика хөкүмәте 100 автолавка бирде, шуларның инде 83е халыкка хезмәт күрсәтә. Читать дальше...

NRK.no 

Sosiale medier

Snapchat tar bort oppdateringene til USAs president Donald Trump fra sin utforsk-meny. Menyen brukes for å framheve innhold fra populære brukere. Snapchat sier til nyhetsbyrået AFP at Trumps oppdateringer «oppfordrer til rasistisk vold».

«Әлмәт таңнары» 

«Пиратлар» кулга алынган

Полицейскийлар сәнәгый масштабларда компьютер программаларының күчермәләрен эшләп чыгаручы «пиратлар» төркемен тоткарлаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Читать дальше...