Татарстанда 3 яшьлек бала газ исенә агуланган
Әлеге вакыйга Бөгелмәдә була.
39 яшьлек хатын һәм аның 3 яшьлек кызы үзләренең фатирларында газ исенә агуланганнар. Әлеге ис газ колонкасының төзексезлеге аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Агуланучыларны сырхауханәгә озатканнар