World News

Зәйдә чаңгы спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионыты ачылды (фотолар)

Кичә “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә. Идел буе Федераль округы чемпионаты старт алды. Анда Россия Федерациясенең 14 субъектыннан көчле спортчылардан торган командалар катнаша.

Ярышларның беренче көнендә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ярышларны оештыручы чаңгы спорты Федерациясе җитәкчелеге катнашында чемпионаты ачу тантанасы булды. Зәй җирлеге сезнең спорт карьерагызда яңа уңышлар китерү белән истә калсын, дип мөрәҗәгать итте Рәзиф Галиевич команда әгъзаларына. Биредә үк көндез үткән ярышларга нәтиҗә дә ясалды. Классик стильдә (10 киллометр арада) узышта хатын-кызлардан татарстанлылар сынатмаган. Яшел Үзән кызы Светлана Кузнецова – I, Арчадан Диләрә Сабирова – II, Түбән Кама кызы, хәзер Киров өлкәсендә югары белем алучы Эльмира Гаянова III урынны алды. Ә ир-егетләрдән Пермь командасы әгъзасы Михаил Девятьяров – I, Удмуртия егетләре  Николай Хохряков -  II, Александр Уткин III урынны яулауга иреште. Аларга медальләр тапшырылды. Бүген исә, ярышларның икенче көнендә, 1250 метрга  спринт узышлары үтә. Бер көн ялдан соң спортчылар ирекле стильдә ярышырга чыга.

- Спортчылар чаңгы үзәгендә тудырылган шартлардан канәгать. Трасса техник яктан махсус комиссия тарафыннан алдан тикшерелде, уңай бәяләнде. “Ялта-Зәй” Идел буе Федераль округы чемпионатын беренче тапкыр каршы алса да, монда югары профессиональ әзерлек сизелә, чөнки инде биредә Россиякүләм ярышлар оештыру тәҗрибәсе тупланып килә, - диде узышларның баш сәркатибе Рәсүл Гыйззәтуллин.

Узышларда 104 ир-егет һәм 74 хатын-кыз спортчы  катнаша. Алар арасында Татарстан командасы составында безнең Зәй егетләре – Петр Коронов белән Дмитрий Кочеванов та бар (тренерлары Сергей Колесов). Егетләр командага республика чаңгы ярышларында тотрыклы рщвештщ I-IV урыннар яулаганнары өчен кертелде.

Читайте на сайте