World News

Зәйдә фестивальгә җирлекләр дә кушылды (фотолар)

Зәйдә агымдагы елда Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында “Җиңү салюты”  фестивале дәвам итә. Фестивальне район авыл җирлекләре дә күтәреп алды. Ул Куш-Елга авылыннан башланды. Кичә Баграж белән Сармашбаш җирлеге үзешчәннәре башкару осталыкларын күрсәтте. Багражлылар  - тамашачыга сугыш алды елын, ә сармашлылар сугыш чорын тирән эчтәлекле чыгыш белән сурәтли алды.  Бу турыда язмалар газетабызның   алдагы санында урын алачак.

Читайте на сайте