World News

Зәйдә чемпион истәлегенә ярыш узды

Тиздән Олимпия чемпионы  Федор Симашевның тууына 70 ел тула. Зәйлеләр якташлары юбилеен киң билгеләп үтәргә әзерләнә. Аның туган авылы  Югары Багражда  мәктәп коллективы инициативасы белән чемпион истәлегенә район чаңгы ярышы оештырылды. Анда 11 мәктәптән чаңгычылар көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин, чемпионның шәкертләре – СССРның спорт мастеры  һәм мастерлыкка кандидатлар Рәшит Ханнанов, Афанасий Кондратьев, Михаил Краснов бар иде. Ярышларны оештыруга  эшмәкәрләр Григорий Коронов, Любовь Усманова, Николай Симашев, Григорий Минеев спонсорлык итте.  Трассаны Югары Баграж авылы егете Сергей Муханов һәм физкультура укытучысы Ленар Меньшиков әзерләде. Җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Читайте на сайте