World News

Зәйдән Валентина Иванова Президент кулыннан юбилей медале ала

Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре әзерләнде. Аларны безнең районның мөхтәрәм ветераннары да алачак. Ә иң беренче юбилей медальләре бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Казанда тантаналы шартларда ветераннар түшенә кадала. Алар арасында Зәйдән бала чагы концлагерьда тоткынлыкта үткән Валентина Иванова да бар. Валентина Григорьевна турындагы тулы язманы “Зәй офыклары” газетасының 20 февраль саныннан укырга мөмкин.

Читайте на сайте