World News

Бигеш кызы Зөһрә Роберт Миңнуллин кулыннан бүләк алды

Бу көннәрдә Балтач муниципаль районы Карадуган урта мәктәбендә  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда М. Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш гомуми урта белем мәктәбенең Х сыйныф укучысы Зөһрә Мингалина катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Йосыпова). Дипломны Зөһрәгә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин тапшырды.

Читайте на сайте