World News

Авылдашлар ветеранны онытмый

Зәй районы Югары Баграж мәктәбе коллективы Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган  “Батырлык дәресе”нә, кунак итеп, тыл ветераны Зинаида Урамованы чакырды. Зинаида апа тумышы белән әлеге авылдан, бүгенге көндә Зәйдә яши, ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан. Өстәвенә, ул сугышта биш бертуган абыйсын югалткан. Очрашуда ветеран сугыш чоры, сугышта һәлак булган абыйлары турында сөйләп, хәтер-хатирәләрен яңартты, укучылар сорауларына җавап бирде. Ветеран Симашев музеенда булды, мәктәп белән якыннан танышты. Җылы очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Коллектив очрашу истәлеге итеп ветеранга мамык шәл, азык-төлек төргәге бүләк итте.

Читайте на сайте