Ничек яшисең, ветеран?
Әлмәт ветераннар советы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышын тикшерә. Әлеге максаттан һәм тәҗрибә уртаклашуны күз уңында тотып, совет куст киңәшмәләренә старт бирде.
Шуларның берсе Новоникольск, Зәй-Чишмә, Ямаши авылларын берләштергән Рус Акташы “куст”ында үтте. Очрашу вакытында ветеран хәрәкәте лидерлары урта мәктәптә, туган якны өйрәнү музеенда, гыйбадәтханәдә һәм изге чишмәдә булды.
Киңәшмәнең пленар утырышында сүз авылларның социаль-икътисадый хәле, нефтьчеләрнең һәм муниципалитетның ярдәме, ирек даулап шәһит киткән сугышчылар истәлегенә һәйкәлләрне торгызу, тимурчылар хәрәкәте, шулай ук өлкәннәргә медицина ярдәме турында барды.