Зәйдә бәйрәм уңаеннан чаралар башланды (фотолар)
Зәйдә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чаралар башланды. Үзәк китапханәнең уку залында бәйрәм уңаеннан “Сөмбелә” аралашу клубының чираттагы утырышы узды. Шунысы игътибарга лаек, клубка йөрүче ир-атлар арта төшкән. Утырышта гүзәл затларга Марсель Кыямов, Фәннүр Миннекәв моңлы җырларын, Мәсләх Кашапов шигырьләрен, тальян-курай моңнарын бүләк итте. Соңыннан клубка йөрүчеләр Шәриф Хөсәеновның “20 елдан соң” драмасына сәхнәлштерелгән өзек күрсәтте. Клубның киләсе утырышы Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак. Читать дальше...