Авыл советларыннан буш бланк урланган кешеләр тоткарланган
Узган елның августында билгесез кешеләр күрше авыл җирлекләре бинасын басып чыга. Тикшерү барышында сейфтан акча һәм буш бланклар югалганлыгы билгеле була.
Хәл күрше Чирмешән районында була. Билгесез затлар Иске Үтәмеш һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына кереп, сейфтан акча һәм бланклар алып чыга. Ул вакытта нәкъ шундый фактлар башка районнарда да теркәлгән.
Шушы көннәрдә күрше районнардан әлеге җинаятьләрнең кабатлануы турында хәбәр килгән. Район полиция хезмәткәрләре авыллар буенча яңадан рейдларга чыккан. Иске Котыш авыл җирлеге территориясендә Самарада яшәүче ике кешене төн уртасында токарлаганнар. Хәзерге вакытта әлеге эшләр буенча тикшерү бара.