World News

Гүзәл затларыбыз Казанда тантаналы очрашуда булдылар

Гүзәл затларыбыз Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштылар.
Ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелүче әлеге дәрәҗәле чарада катнашу хокукына бәйгенең район турында җиңү яулаган хатын-кызларыбыз -–Алпар авылы ФАП мөдире Сания Гыйматдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм Юхмачы урта мәктәбе укытучысы Людмила Лыскова ия булдылар. Тантанадан алар бик матур тәэсирләр белән кайтты.
 

Читайте на сайте