World News

Лениногорскилыларга юбилей медальләре бирелде

Бүген шәһәр мэриясендә Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм өч тыл хезмәтчәненә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды. 


Малик Сәлимов, Рафика Ямалтдинова, Нина Мещерякова һәм Александра Черенкова  күкрәкләренә медальне шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән бу көнне шәһәргә халык белән очрашуга килгән Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров такты. Алар җиңү яулаган,  сугыштан соң илебезне торгызган өчен ветераннарга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, тыныч картлык теләделәр. 

Читайте на сайте