World News

Лениногорскида машина һәм мунча янган

Үткән ялларда Лениногорск шәһәре һәм районында ике янгын булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Шимбә, 4 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Лыжная урамында хәрәкәт иткән вакытта машина янып китә. Янгын сәбәбе ачыклана. 
 
Якшәмбе, 5 апрель көнне, 13 сәгать 10 минутта Иске Шөгер авылында бер мунча яна.  Мунчаның 25 квадрат метр мәйданына зыян килә. Сәбәбе ачыклана. 
 
(Фото фаҗига урыныннан)

Читайте на сайте