World News

Зәй ветераннары очрашуга бара

Иртәгә башкалабыз Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов катнашында республика ветераннары белән очрашу булачак. Аңа Зәйдән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә җиде кешедән торган сугыш һәм тыл ветераны барачак. Алар – Леонид Мачтаков, Николай Лапин, Николай Новиков, Александр Панфилов, Икълимә Ганиева, Мисхәт Борһанов, Фәит Сәитовлар һәм ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин.

Читайте на сайте