World News

Зәй музеена 30 ел

 Зәй туган як тарихын өйрәнү музее оешуга - 30 ел. Ул Иске Зәй бистәсендә элекке сәүдәгәр И.Бекетов йортында урнашкан. Музей ике катлы, аның төп өлешен полеонтология, Зәй шәһәре тарихы, инкыйлаб, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, авыл хуҗалыгы, якташларга багышланган һ.б. бүлекләр тәшкил итә. Биредә шулай ук җирле рәссамнар, скульпторлар, халык осталарының күргәзмәләре оештырыла. Музей елдан-ел экспонатлар белән баетыла. Бүгенге көндә биредә 12 меңнән артык экспонат исәпләнә. Аның беренче директоры Н. М. Алтынник була, 1991 елдан музей белән Л. М. Симонова җитәкчелек итте, хәзер - Р. М. Петрова. Зәйлеләр тарихсыз, тамырсыз халык түгел, тарих өйрәнүне дөнья тарихын түгел, туган төбәк, әби-бабайлар тарихын өйрәнүдән башлап дөрес эшлиләр. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Музей юбилеен күп кенә чаралар белән билгеләп үтәчәк.

Читайте на сайте