Килеп кердең тормышыма, бәхетле бул язмышыңда
Бер җылы хис йөрттем йөрәгемдә,
Ачылмаган иде әле . әле дә.
Беләсеңме, сине бер күрүдән,
Калдым менә Тахир хәлендә.
Бер назлы сүз йөрттем күңелемдә.
Йөрәгемнең иң- иң түрендә.
Мин саклаган икән бу хисемне,
Бары синең, синең күңелгә.
Бер җылылык йөрттем учларымда.
Сиңа насыйп булган бу ялкын.
Язмышларны узып , сиңа килдем,
Син бик якын миңа, бик якын!
Вазыйх Фатыйхов.