World News
Апрель
2015

Новости за 13.04.2015

«Авыл офыклары» 

Уйларым сиңа илтә

Сагындыра изге Мәккә җире,

Әл-Хәрамга килә очасы.

Аллаһ йорты–Кәгъбәтуллам сине

Килә, үбеп кат-кат кочасы.

Эсселегең һич тә алҗытмады,

Яшәгәндә Мина җирендә.

Ташлы таулар күз алдыннан китми,

Уйлар илтә Мөздәлифәгә.

Нур тавында булып кайттым бүген,

Гарәфәттә тордым догада.

Мөхәммәд (с.г.в.)нең мин сулышын тойдым

Менеп төштем Рәхмәт тавына.

Зәм-зәм суын йотлыгыплар эчтем,

Тыелмыйча, һич тә туктамый. Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Күңеле изгелектә булганнарны Ходай ташламый

 Әй язмыш,  ачы язмыш

“Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”,–дип җырлыйлар безнең халыкта. Әйе, тормышта сыналган җыр.

Белгәнебезчә, элек-электән күпләр чит илләргә киткәннәр. Кемдер бәхет эзләп, кемдер төрле яла ягулар, кимсетелүләр нәтиҗәсендә туган туфрак, авылдан аерылып гомер буе туган ягын, авылын, туганнарын сагынып, бер күрүгә тилмереп яшәргә мәҗбүр булган. Күбесе шул ерак җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнар. 

Бу язмамның герое–авылдашым, өченче буын туганым Әхмәтгали дә ачы язмышка дучар булган.

«Авыл офыклары» 

Завод яңа эш урыннары тудыра

Районыбызга читтән күпләп инвестицияләр кертелүе соңгы вакытта гадәти күренешкә әйләнеп бара кебек. Бу хәл бүген күпләр күңелендә районыбызның киләчәгенә олы өметләр уята. 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Өлкәннәрне сөендерделәр

 Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге “Чиста йорт”, “Йортта хезмәт күрсәтү” акцияләре игълан итеп, узган атнада игелекле эш башлады. Социаль хезмәткәрләрдән торган бригада үзләре каравында булган кешеләрнең өйләренә барып, фатир, йорт яны тирәләрен җыештырды, башка эшләрдә булышты. Аларның бу гамәленнән өлкән яштәгеләр бик канәгать калды, хезмәткәрләргә дә игелекле гамәл, өлкәннәр сөенүе күңел күтәренкелеге бирде. Бу эш алга таба да дәвам итә.

«Әлки хәбәрләре» 

Бер генә

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән.

«Зәй офыклары» 

Җиңү Бульвары яңара

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена санаулы көннәр калып килә. Әлеге җәһәттән шәһәребезнең Җиңү бульвары яңара: биредә реконструкция эшләре узган көз башланган иде. Биредә Азатлык китерүче солдат һәйкәле, каһарман якташларыбыз бюстлары урнаштырылган постаментлар һәм композициянең керү өлеше яңартыла. Көзен алардагы гранит плитәләрне ябыштыру белән Казаннан килгән бригада шөгыльләнде. Алар башта демонтаж эшләре башкарып, аннан плитәләрне ябыштырды. Бульварда яктырту системаларын да яңарту эшләре башкарылды... Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районы хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруга керештеләр

Район хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруга керештеләр.

“Карга”, “Борискино” отрядларында “2 АН” очкычы кичә 1100 гектарда уҗым бодае басуларына ашлама сиптерде. Бүген хузангайлылар да әлеге хезмәткә керешәләр. Аларда ашлама сиптерүдә өч “Туман” агрегаты эшләячәк.

«Зәй офыклары» 

“Йолдызлык” финалына Зәйдән 60 бала

 Бүген Зәйдән 60лап бала Казанга “Созвездие”-“Йолдызлык” балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваленә юл тота. Делегацияне яшьләр эшләре идарәсе белгече Роза Гатауллина җитәкли. Мәртәбәле фестивальнең финалында быел Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, нәфис сүз остасы Максим Паренкин, уннан артык яшь җырчы катнаша. Балаларны атна дәвамында үзенчәлекле бәйге, Казан каласында оештырылган күңел ачу чаралары көтә.

«Зәй офыклары» 

Зәйлеләр мәрхәмәтле гамәлләрдә актив

 Зәйнең “Сәламәтлек” спорт мәктәбе беренче катында социаль авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм йөзеннән төрле киемнәр җыю акциясе дәвам итә. Инде аңа битараф калмаучы зәйлеләр шактый гына кием-салым китерергә өлгерде. Тиздән биредә гаиләләрне чакырып, кирәкле әйберләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылачак.

«Әлмәт таңнары» 

Начар юлларны буяу белән буяганнар

«Дорога OFF» дигән төркем активистлары кызыклы рейд оештырган.

Казан урамнарында йөрер өчен куркыныч дип табылган урыннарны буяу белән әйләндереп алганнар.

Шул рәвешле алар шоферларны, җәяүлеләрне кисәтмәкче була.

«Әлмәт таңнары» 

Янгында 14 кеше һәлак булган

Меңгә якын йорт зыян күргән, 179 кеше эвакуацияләнгән.  

Хакасиядәге янгын нәтиҗәләре әлегә әнә шундый. Зыян күрүче кешеләр вакытлыча пунктларга урнаштырылган. Хакасиядә көчле җил янгын куркынычын арттырды, ә инде коры үлән яндыру әнә шундый һәлакәтләргә китергән.

«Әлмәт таңнары» 

Машинасына бал кортлары оялаган

Озак кына ишегалдында торган машинасын ремонтларга алып барырга уйлаган җиреннән, машина хуҗасы гаҗәеп хәлгә тап була: машинаның арткы тәгәрмәче канаты артына бал кортлары зур оя корган.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйнең сәнгать осталары “Җиңү” фондын тулыландыра (фотолар)

 Зәйдә Язгы игелек атнасы кысаларында мәдәният идарәсе “Энергетик” Мәдәният сараенда зур концерт оештырды. Концертның бер өлеше тулысы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланды, җырлар, биюләр, театрлаштырылган тамаша белән аралашып барды. Тирән эчтәлекле, җылы атмосферада барган кичә тамашачылар күңеленә хуш килде. Билет сатудан җыелган акча район “Җиңү” фондына күчерелде.

«Заман сулышы» 

Лениногорскида алдагы көннәрдә аяз һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә алдагы көннәрдә Лениногорскида аяз һава торышы. Бүген, 13 апрель көнне, аяз көн. Көндез һава температурасы +3 +9 градуска кадәр җылы, төнлә +2 –3 градус булачак.   

Читать дальше...