Айдар Сәлимгәрәев: «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен формалаштырачак
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен, мохитен формалаштырачак, дип саный. «Китап» радиосының FM ешлыкта барлыкка килүе — зур хезмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да ярдәме зур булды. Әдәби радиостанция — татар теле, мәдәнияте үсешенең яңа юнәлеше. Радио гасырлар буена Казанда яшәгән татар зыялыларының терәк-таянычы да», — диде ул матбугат очрашуында. Читать дальше...