Татарстан Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген җәелдерә
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген алып бара. Мөфтиянең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов, атна саен Казан шәһәренең Журналистлар һәм Адоратский урамнарындагы сәүдә үзәкләрендә һәм «Порт» сәүдә үзәгендә урнашкан намаз уку бүлмәләренә барып, намазлар укытып, аннан соң рухи әңгәмәләр уздыра һәм аларның сорауларына җавап бирә, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте. Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары... Читать дальше...