Арчаның Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча районы Сикертән авылында күренекле драматург, нашир, мәгърифәтче, татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камал музее ачылды. Авылдашлары ярдәмендә, хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов җитәкчелегендә төзелгән тарихи йорт бүген ишекләрен киң җәмәгатьчелек өчен ачты. Бәйрәм чарасында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Читать дальше...