Россиядә банкларны, аферада шикләнгән очракта, акча күчерүне туктатырга мәҗбүр итәчәкләр
Банклар, акча алучы турында мәгълүматлар РФ Үзәк банкының «Клиент рөхсәтеннән башка акча күчерү очраклары һәм омтылышлары турында»гы мәгълүматлар базасында булган очракта, акча күчерүне ике көнгә туктатып торырга мәҗбүр ителәчәк. Юкса, кредит оешмасы җибәрүчегә акчаны 30 календарь көн эчендә кайтарып бирергә тиеш була. Шул хактагы закон 2024 елның 25 июленнән үз көченә керә, дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.
Читать дальше...