World News

Зәйдә быел 39 авылда клуб яны лагеры булачак

Зәй районында мәдәният йортлары каршында балаларның җәйге ялын оештыру буенча клуб яны лагерьлары проекты мәдәният идарәсе тарафыннан 2013 елда старт алган иде. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы җәйдә районда барлык мәдәният йортлары һәм клублар каршында да шундый лагерьлар эшләячәк. Гомумән, һәр мәдәният учреждениесенә әлеге юнәлештә эш оештыруга ныклы игътибар булачак. Шулай итеп Зәйдә быел 39 авылда клуб яны лагере эшләячәк.

Читайте на сайте