World News

72 яшьлек шофер велосипедчыны бәрдергән

28 майда кич белән «Лада-99» автомобиле велосипедчы малайны бәрдерә.

Руль артында 72 яшьлек бабай була. Юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге шофер гаепле. Бу хәл Яр Чаллыда Боровецкий чишмәсе янында килеп чыга. Малай вакыйга булган урында һәлак була. Хәзерге вакытта хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.

ТР ЮХИДИе хәбәр итүенчә, республикада майның 27 көнендә 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 38 кеше һәлак булган, 382 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр алган.

Читайте на сайте