17 яшьлек кыз 8 нче каттан егылган
Бүген сәгать унынчы яртылар тирәсендә җирле көллияткә укучы кызның гомере шул рәвешчә өзелә.
Читать дальше...
Бүген сәгать унынчы яртылар тирәсендә җирле көллияткә укучы кызның гомере шул рәвешчә өзелә.
Читать дальше...FIFA President Sepp Blatter arrives to face the moment of truth in his bid for his fifth term in office
2015 елның беренче кварталында Татарстан халкының түләнмәгән кредитлары 82 процентка арткан. Бүген халыкның банкларга 21 миллиард сум бурычы бар. Бурычлар арасында нәрсә дә булса сатып алу өчен алынган кредитлар беренче урында тора.
26 майда Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Әкият арбасы” проекты кысаларында әзерләнгән “Су анасы” спектаклен тәкъдир иттеләр. Кызыл залда уздырылган премьерага балалар бакчалары белгечләре, журналистлар чакырылган иде.
Читать дальше...
“Татарга тылмач кирәкми” диләр. Французларга да кирәкми икән бит ул. Әнә бит ике көн рәттән Париждан килгән актер һәм режиссер Әлмәт театрында тәрҗемәсез тамаша кылды. “Кызык кино” ретро концертын караганнан соң Патрик, гомумән “миңа бер көн булса да шушы сәхнәдә уйнарга рөхсәт итсәләр иде” дип хыялланды. Патрик Руэ - Франция башкаласындагы Театр де Пари (Tthéâtre de Paris) актеры.
Читать дальше...Ruský prezident učinil od nynějška státním tajemstvím smrt vojáků i v době míru, což kriminalizuje osoby, které informují o smrti ruských vojáků na Ukrajině. Ruský prezident pozměnil dekret obsahující seznam státních tajemství. Od nynějška budou státním tajemstvím i informace o mrtvých a raněných vojácích během speciálních operací i v době míru. Putinův mluvčí Dmitrij Peskov sdělil novinářům, že změna nemá nic společného s konfliktem na Ukrajině. Trest za prozrazení státního tajemství je sedm let vězení.
Өч көн элек “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Әлеге уңайдан биредә басуда “Агрокөч-төркем” ЯАҖ терлек азыгы әзерләү буенча семинар оештырды. Анда Азнакай, Сарман, Зәй агрофирмалары җитәкчеләре, зообелгечләр, хисапчылар, икътисадчылар, терлек азыгы әзерләү буенча җаваплы белгечләр катнашты. Семинарда терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешү, азык һәм сенаж әзерләү технологиясе, турында уртага салып сөйләштеләр.
Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы шәхси эшмәкәр И. ның эшчәнлеген урынга барып тикшерә. Аның ветеринария документларыннан башка продукция сатуы ачыклана.
Читать дальше...
Агымдагы елда ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе ярдәмендә "Нечкәбил-2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә республика конкурсы үткәрелә. Конкурсның төбәк туры май-июньдә уза. Аңа 27 майда старт бирелде. 20 июньдә Мамадышта узачак төбәк турында Алабуга, Зәй, Тукай, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман, Мамадыш районнарыннан гүзәл затларыбыз катнаша ала. Хатын-кызларыбыз мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаслар, шәт.
35 яшьлек ир-ат үзнең ваннасында кулына сыра шешәсе тоткан хәлдә тончыгып үлгән.
Читать дальше...
Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала.
Читать дальше...
«Рассмеши комика» шоу-тапшыруында катнашып, ул «спортның традицион булмаган төрләре» турында сөйләве белән кешеләрне көлдерә алган һәм 10000 гривна откан.
Читать дальше...
Шикле әйбергә юлыкканда тиз арада Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәтенә яисә район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итегез. Телефоннар: эчке эшләр бүлеге – 02, 7-02-02, 7-14-21, кәрәзле телефоннан – 020, Федераль иминлек хезмәте – 7-14-69, 8-9179398620.
Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итүенчә, хәзер район кырларында солы, вика, карабодай, яшел азыкка кукуруз чәчү бара.
Читать дальше...
Бүген иртәнге якта Югары Акташ авылы янында кара төстәге «Лада-Гранта» машинасы кюветка төшеп киткән.
Читать дальше...
28 майда кич белән «Лада-99» автомобиле велосипедчы малайны бәрдерә.
Руль артында 72 яшьлек бабай була. Юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге шофер гаепле. Бу хәл Яр Чаллыда Боровецкий чишмәсе янында килеп чыга. Малай вакыйга булган урында һәлак була. Хәзерге вакытта хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.
ТР ЮХИДИе хәбәр итүенчә, республикада майның 27 көнендә 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 38 кеше һәлак булган, 382 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр алган. Читать дальше...
Быел Татарстанда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел дәвамында яшел зоналарны реконструкцияләү буенча зур күләмле программа тормышка ашырылачак.
Читать дальше...
1 июньнән 11 енә кадәр Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшләячәк.
Читать дальше...
Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп оештырганнар. Ә бәйрәмне туган ягыбыз горурлыгы шагыйрь Таһир Шәмсуаров алып барды.
Читать дальше...
"Онытмаска ант итәбез!" дип аталган шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алып, Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 А сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин туганнарын һәм якыннарын чын-чынлап сөендерде.
Читать дальше...
Кадерле апабыз! Сине шушы олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Читать дальше...
Зәй районы Аксар авылында республиканың төньяк-көнчыгыш районнары фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең күчмә төбәк конференциясе үтте. Ул “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү” дигән темага оештырылды. Биредә ун районның авыл җирлекләрендә эшләүче фельдшерлары Аксар модульле ФАПы эшчәнлеге үрнәгендә фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
- 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә, урыннарга чыгып, бу төр авыруларны профилактикалау... Читать дальше...
Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр.
Читать дальше...
Әбием белән горурланып яшим
Табигатьтә яз хакимлек итә. Бар дөнья яшеллеккә күмелә. Алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелгән бер мизгелдә 1940 нчы елның май аенда Ямаш авылында дөньяга аваз сала минем кадерле әбием Зәкия Шакирова. Тормышның сикәлтәле юлларын үтә-үтә, зур тормышка аяк баса ул. Язмыш аны Бирдебәк авылының Шәйхислам исемле егете белән таныштыра. Күп тә үтми, алар бергә кавышып авылда нигез корып яши башлыйлар. Тормышлары җиңел бирелми. Үзләренең тырышлыгы белән... Читать дальше...