Кече Әшнәк авылында гомер итүче МӘҮЛИЯ БӘДРЕТДИН кызы БӘДРЕТДИНОВАның 3 нче июнь көнне күркәм юбилее
Кадерле апабыз! Сине шушы олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Син гомер-гомергә тормыш сынауларына бирешмичә, алны-ялны белмичә һәрвакыт сабыр булып, якыннарыңа, тирә-яктагыларга ярдәм итеп, матур киңәшләреңне биреп авылдашларыбызның ихтирамын яуладың. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, барыбызның да яратуын тоеп, бергә-бергә сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Һәр яңа көн шатлык-куанычлар китерсен.
Без телибез сиңа теләкләрнең,
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда,
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән: туганың Зәкия, Наил-Нәйсә, Нияз, Гөлназ. Бу теләкләргә киявең Марсель һәм оныгың Искәндәр дә кушыла.