Салават никах уздырган
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Яңа ел алдыннан – 30 декабрьдә икенче кызы Алинәне кияүгә биргән.
Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган.