World News

Зәйлеләр бәйрәм ялларын чаңгы юлларында үткәрүне хуп күрә

Зәйнең Яңа шәһәр янәшәсендәге урман буе көндез дә, кичләрен дә спорт сөючеләрдән бушап тормый. Узган ел чаңгы шуарга яратучылар өчен уңайлы итү максатында биредә чаңгыларны прокатка алып шуу өчен база булдырылган иде. Хәзер кичен дә шуарга уңайлы булган яктыртылган чаңгы юлына чыгучылар тагын да күбәйде. Олысы да, кечесе дә муниципаль районда игълан ителгән сәламәт яшәү рәвеше алып бару елын менә шулай күмәкләшеп спортта каршылый Зәйдә.

Читайте на сайте