World News

Зәйдә Мәүлид бәйрәме уздырдылар

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда бүген ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Анда Мәүлид бәйрәме уңаеннан аш уздырып дога кылу белән беррәттән, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булды. Район башлыгы Разиф Кәримов барчасын да Мәүлид бәйрәме белән котлады, районда яшәүче төрле милләт халыкларының диди бәйрәм-йолаларын хөрмәтләп, дус-тату яшәү мөһимлегенә тукталды.

Читайте на сайте