World News

30 градус салкын булачак

2016  елның беренче эш атнасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Төнлә һәм көндез уртача 10-13 градус салкын.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда Татарстанның күп районнарында кар, җиңелчә буран көтелә. Һава температурасы 10-15 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Ә 12 гыйварда салкынайта. Төнлә 21-26 градус, ә кайбер районнарда 30 градус салкын булачак.  Гидрометеорология белгечләре 13 гыйнварда һава торышы кабаттан 17-22 градуска калачак, дип ышандыра.

Читайте на сайте