World News

Кышкы юлда саклык кирәк

Зәй районы территориясендәге юлларда  шимбә-якшәмбе көннәре тыныч булмады.  Шимбә көнне шәһәрнең Октябрь урамында тиеш урыннан урамны аркылы йөгереп чыгучы 16 яшьлек яшүсмерне җиңел машина бәрдерә. Яшүсмер тән җәрәхәтләре алды. Ә кичә – 10 гыйнварда Зәй-Сухрау юлының 13нче километрында “Калина” машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткәндә каршыга килүче икенче җиңел машинага бәрелә. Нәтиҗәдә ике машинаның да йөртүчеләре тән җәрәхәтләре ала. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кышкы юлларда аеруча сак булуны сорый.   

Читайте на сайте