World News

Татарстанда буран туктарга җыенмый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә – 20 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

 

Республикада кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.


Һава температурасы төнлә – 6-11, көндез – 2-7 градус салкын булачак.

Казанда исә төнге сәгатьләрдә – 6-8, көндез – 2-4 градус салкын.

21 гыйнварга каршы төндә күпчелек районнарда бераз кар ява, урыны белән буран чыга. Һава температурасы – 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр түбән төшә.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53221-tatarstanda-buran-tuktarga-җyienmyiy.html

фото:www.beesona.ru

Читайте на сайте