World News

Чаллыда өч мәктәп укучысына "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган

Грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән интегүчеләр саны арту сәбәпле, Чаллыда карантин игълан ителүе турында алдан хәбәр ителгән иде инде. Тагын бер күңелсез яңалык – шәһәрнең өч мәктәп укучысы "дуңгыз гриппы" эләктергән.
 
Йогышлы авырулар хастаханәсендә үткәрелгән лаборатория тикшерүе шундый нәтиҗә чыгарган. Үсмерләрнең икесен бирегә үз участокларындагы балалар табибы җибәрсә, берсе – 13 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм машинасы белән китерелгән. Укучыларның барысы да нык йөткергән һәм тән температуралары югары булган. Хәзер аларга хастаханәдә ике атналап дәваланырга туры киләчәк.
 
Чыганак:http://intertat.ru

Читайте на сайте