Зәйдә әлегә грипп юк
Гыйнвар аеның икенче яртысы кискен респиратор вируслы инфекция, грипп йоктыру буенча кискенләшкән чор буларак билгеләнә. «Быел республикада үткәрелгән вакцинация хәзерге вируска каршы торучанлыгы белән туры килә. Шуңа да грипп киң таралмас дигән фикердә торабыз. Шулай да инфекция йоктыру куркынычының күтәрелеш чоры февраль аенда да сакланырга мөмкин, һәркемнән профилактик чараларга үтә игътибарлы булу сорала», - дип ассызыклады брифингта республика баш санитар табибы Марина Патяшина.
Читать дальше...