Зәй бозында көрәш кызганнан-кыза
Зәй боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир кызганнан-кыза бара. Зал тамашачылар, җанатарлар белән шыплап тулды. Хәзерге вакытта ярымфинал ярышлары бара. Зәй көрәшчеләр командасыннан Ринат Шәйхетдинов Радик Сәлахов, Сергей Павлик бил алышып, финал ярышларына узды. Руслан Хәмидуллин исә менә-менә келәмгә чыгарга тора.