Балалар шигырь укып ярышты
Зәйдә балалар иҗат йортында район мәгариф идарәсе тарафыннан “Солдатка дан һәм хөрмәт!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Анда районның 29 мәктәбеннән 2нче сыйныф укучылары катнашты. Балаларда кече яшьтән патриотик рух тәрбияләүне күздә тоткан конкурс бик җанлы узды. Шәһәр мәктәпләре арасында Гран при иясе дип 5нче мәктәптән Азалия Сираҗиева табылды. Илназ Рәхмәтуллин (2нче мәктәп), Руслан Гайнетдинов (7), Мария Кондрабаева (1), Элина Сафина (4) җиңүче-призер булдылар. Авыл мәктәпләре арасында Гран при иясе - Аксардан Данис Мөхәмәтдинов. Айрат Зарипов (Түбән Биш), Диана Селифанова (Бигеш), Әлсинә Фәсхетдинова (Бура-Киртә) исә шулай ук җиңүче-призер буларак бүләкләнде. Аерым номинацияләр буенча дипломнар алучылар да шактый булды.