World News

Мартның соңгы көнендә Татарстанда яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 31 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә һәм көндез республикада  урыны белән томан төшәргә мөмкин. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көндезге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана.


Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 5 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 9 градуска кадәр җылыта.


Казанда төнге сәгатьләрдә 2 градус салкын булса, көндез 5-7 градуска кадәр җылыта.

 

 

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55853

Фотосы: oboi.cc

Читайте на сайте