World News

Туңылҗа авылында Тукай шигырьләрен укыйлар

Габдулла Тукайның  130 еллыгы уңаеннан Зәй “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Туңылҗа авылында клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Игелекле очрашулар” дип исемләнгән чара оештырдылар. Кичәдә игелеклелек турында әңгәмә оештырылды, Тукай шигырьләре яңгырады.  Юлия Абрамова хәрби темага багышланган шигырьләр укыды, 6 июньдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк Александра Матюшкина әнисенең җырын башкарды.

Читайте на сайте